Хөрмәтле нурлатлылар!

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

2025 елның 9 маенда Шәһәрнең үзәк мәйданында һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә төзелгән мемориаль комплекс янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чаралары узачак.

Җәмәгать тәртибен тәэмин итүне Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, шәхси сак предприятиеләре, ирекле халык дружиналары, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының Административ-техник бүлеге һәм «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге үз өстенә алачак.

Вәзгыятьне контрольдә тоту өчен Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе көчләре һәм чаралары җәлеп ителәчәк. Өстәмә рәвештә 12 тышкы күзәтү камерасын кулланып видеокүзәтү системасы, AC-300 акустик системасын һәм Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының тышкы ягында урнаштырылган эвакуацияне автоматлаштырылган хәбәр итү һәм идарә итү системасын урнаштыру каралган.

Килүчеләрнең иминлеген шәһәрнең үзәк мәйданына керә торган өч ноктада металлодетектор рамкалары һәм гражданнарның шәхси әйберләрен тикшерү зоналары белән җиһазландырылган контроль-үткәрү пунктларын оештыру тәэмин итәчәк.

Территориянең периметры расланган схема буенча авыр техника белән йөрүдән ябык булачак (схеманы кушымтада бирәбез). Бөтен периметр буйлап территориягә рөхсәтсез үтеп керүне булдырмау өчен фан-барьерлар урнаштырылган.

Шәһәр халкына һәм кунакларына чаралар уздырыла торган территориягә билгеле бер исемлектәге предметларны кертүне тыю турында искә төшерәбез.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар үткәрү вакытында сакланучы зоналарга кертү (ташу)тыелган әйберләрнең тулы исемлеге сылтама буенча кушымтада бирелә. Хөрмәтле нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары, бәйрәм күңелле һәм тыныч узсын өчен җәмәгать тәртибенең барлык таләпләрен үтәвегезне сорыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International