Чара шәһәрнең Мәдәният сараенда узды һәм быелгы язгы концертлар циклын тәмамлады.
Фестиваль махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү акциясе кысаларында оештырылды.
Элегрәк, апрельдән башлап, 16 авыл мәдәният йортында «Җырлар да көрәшә» дигән хәйрия концерты узган иде. Җыелган акчаларның гомуми суммасы якынча 1 миллион 50 мең сумга җиткән - бу акчалар пилотсыз очкычларга каршы көрәш өчен җиһазлар сатып алуга тотылачак.
Концерт башланыр алдыннан фойеда хәйрия ярминкәсе оештырылды. Теләүчеләр брелоклар, значоклар һәм тәм-томнар сатып ала алдылар, шуның белән уртак эшкә үз өлешләрен керттеләр.
Концерт программасы районның иҗат коллективларын: үзешчән артистларны, вокалистларны, театр студияләрен һәм хореография ансамбльләрен берләштерде. Аларның патриотлык һәм бердәмлек белән тулы чыгышлары тамашачыларны күңел түренә кадәр дулкынландырды. Бигрәк тә зур экранда трансляцияләнгән СВОда катнашучы хәрбиләр катнашындагы видеофрагментлар көчле тәэсир калдырды.
Кунакларга сәламләү сүзләре белән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм «Сугышчан туганлык» җитәкчесе Зиннур Мотаһиров мөрәҗәгать итте.
"Концертларны оештыручыларга, мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә, шул исәптән авыл җирлекләре хезмәткәрләренә, көчегезне һәм вакытыгызны кызганмыйча, авылларга барып, егетләрнең гомерен саклап калуга өлеш кертеп акча җыюыгыз өчен зур рәхмәт. Һәм, әлбәттә, аерым рәхмәт сүзләре нурлатлыларга. Барлык Нурлат волонтерлык хәрәкәте җәлеп ителгән, барысы да хәленнән килгәнчә ярдәм итә: ашарга пешерәләр, кием тегәләр, ятьмә үрәләр, техник чаралар сатып алалар һәм боларның барысын да фронтка илтәләр. Җиңү безнең кулда булачак!"- диде район Башлыгы.
Зиннур Әүхәтович шулай ук барысына да рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Бүләкләү тантанасы Дамир Ишкинеев һәм Зиннур Мотаһиров катнашында узды.
Фронтка йөкне илтүчеләр Рияз Волков, Руслан Гайсин, Александр Ежов, Николай Зайцев, Рөстәм Закировка гражданлык позицияләре һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен " медале белән район башлыгы урынбасары Иван Захаров һәм Шәһәр Мәдәният сарае режиссеры, хәйрия концертын оештыручы Марина Сапожникова бүләкләнде.
Евгений Игнатов, Рамил, Илнур һәм Радик Минзариповлар, Раил Хисамов СВО зонасында булган якташларына ярдәм иткән өчен 29657нче хәрби часть командирының Рәхмәт хатлары, Екатерина Сапожникова, Илназ Хафизов һәм Линар Галиуллин «Сугышчан туганлык»ның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
«2024 елда Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре мәдәният учреждениеләрендә "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" язгы һәм көзге хәйрия концертлары циклы оештырылды һәм куелды. Безнең концертлар районның битараф булмаган барлык райондашларны мөһим максат белән берләштерде, аларның ярдәмчеллеге һәм юмартлыгы аркасында 2024 елда махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбыз өчен 2 миллион сумнан артык акча җыелды», - дип уртаклаштылар фестивальне оештыручылар Марина Сапожникова һәм Анжела Туктарова.
«Буыннар элемтәсе» фестивале нурлатлыларның үз яклаучыларына ярдәм итәргә әзер булуын, ә иҗатның бердәмлек һәм ярдәмнең көчле коралына әверелүен күрсәтте.