«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУсеннән кырау төшү ихтималы турында шторм кисәтүе килде.
2025 елның 7 маенда Татарстан Республикасы территориясендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән һавада һәм туфракта туң булуы көтелә 0..-2°.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Һавада һәм туфракта кырау булганда халыкка киңәшләр. Кырау төшү аркасында авыл хуҗалыгы культуралары – чәчәкләр, җимешле һәм орлыклы культуралар, җылылык яраткан үсемлекләрнең өшү һәм һәлак булу куркынычы арта. Аларны саклау чараларын күрергә киңәш итә.
Үсемлекләрне каплау яшь шытымнарны кыраудан коткару өчен бакчачылар тарафыннан аеруча гамәли һәм еш кулланыла торган ысул булып тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрирланган кәгазь, куыкчалы пленка, салам яисә камыш япма).
Культураларны туңудан төтен җибәрү (төтенләү) ярдәмендә дә, моның өчен төтен шашкалары яки төтен өемнәре кулланып та сакларга мөмкин. Төтен шашкасы 8-10 минут яна. Төтен өемнәренә учак әзерләү өчен чи салам, чыбык - чабык, үлән, торф, яфрак, пычкы чүплеге, чүп үләне, көнкүреш чүп-чарлары-акрын янучы (черегән) һәм күп төтен бүлеп чыгаручы (тышкы яктан дымлы материаллар куярга мөмкин) бар нәрсәне кулланалар. Эш шунда ки, бакчаны кыраудан ут сакламый, ә төтен саклый, ул җир өстенә җәелә һәм аңа җылылыкны чыгарырга мөмкинлек бирми.