Нурлатта Россия Герое истәлегенә шахмат-шашка турнирында иң көчлеләрне ачыкладылар

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Турнирның икенче көнендә ир-атлар көч сынашты.

Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Нурлат шәһәрендә шахмат һәм шашка буенча Россия Герое Александр Волковка багышланган истәлекле турнир узды. Ярышлар спорт дәрте, үзара хөрмәт һәм патриотик рухта узды. 

Шахмат турниры "швейцарка" системасы буенча оештырылды: 16 катнашучы бер түгәрәктә 9 тур уйнады. Җиңү өчен көрәш киеренке булды, әмма нәтиҗәдә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын-Безруков Михаил Николаевич;

2 урын – Васильев Сергей Петрович;

3 урын-Ермолаев Григорий Михайлович.

Шахматтан соң шашка буенча ярышлар башланды, анда 9 спортчы катнашты.

Җиңүчеләр:

1 урын - Павлов Олег Васильевич;

2 урын - Гафуров Шәриф Насыйх улы;

3 урын-Янилкин Юрий Евгеньевич.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 7 майда 15.00 сәгатьтә «Спорт» паркында узачак. Барыгызны да чемпионнарны котларга һәм аларның җиңү шатлыгын уртаклашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International