Дамир Ишкинеев Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котлады

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Район Башлыгы социаль учреждениедә тәрбияләнүче өч кешегә җылы теләкләр белән бүләкләр тапшырды.

Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинев Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагыларга барып, язмышлары ил тарихының каһарман битләре белән тыгыз бәйләнгән тыл хезмәтчәннәрен шәхсән котлады. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ветераннарга истәлекле бүләкләр, шулай ук Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатлары тапшырылды.

Котлаулар кабул итүчеләр арасында тормышлары ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм Ватанга тугрылык үрнәгенә әверелгән өч хатын-кыз бар.

Куйбышев өлкәсенең Чаллы-Башы районы Гояба авылында туып үскән Мария Ивановна Данилова яшьтән үк авыр хезмәт белән танышкан. Бөек Ватан сугышы вакытында ул колхозда эшли, ә сугыштан соңгы елларда Самарага күчеп килә, анда 33 ел пешекче, хезмәт ветераны булып эшли. 2012 елдан Нурлат интернат-йортында тәрбияләнә.

Хәлимә Харис кызы Вафина тумышы белән ТАССРның Әлки районы Иске Алпар авылыннан, Хәлимә Харис кызының  яшүсмер вакыты сугыш чорына туры килә. 15 яшенә кадәр колхозда хезмәт итә ул, аннары Ярославльгә китә, анда фронтка  җибәрү өчен торф чыгара. Язмыш аны кызганаган: ул ике баласын югалта, ләкин сынмый. Чулпан картлар йортында яшәгәннән соң, 2002 елдан Хәлимә Харис кызы Нурлат өлкәннәр интернат-йортында яши.

100 яшьлек Зәйнәп Гыйрфан кызы Кыямова ТАССРның Кадиев станциясендә туа. Сугыш елларында ул Мәскәүдә станоклар төзү заводында эшли, тылда Җиңүне якынайтуга өлеш кертә. Сугыштан соң 40 ел башкалада яши, әмма 2005 елда Татарстанга кайта, ә 2022 елдан Нурлат интернат-йортында гомер итә. II төркем инвалиды, хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне, ул сугыш һәм илне торгызу авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән буынны гәүдәләндерә.

Бу хатын-кызларның тарихлары-үткәннәр белән тере элемтә, тыныч тормышның нинди бәягә яулап алынуын искә төшерү. Дамир Азат улы ветераннарга батырлыклары өчен тирән рәхмәт белдерде һәм аларның хезмәте турындагы хәтерне саклау – хәзерге буынның бурычы булуын ассызыклады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International