Нурлатта герой-тимер юлчылар хөрмәтенә тантаналы рәвештә Җиңү аллеясы ачылды

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлекле чара тимерьюлчылар скверында дәрәҗәле кунаклар, тимер юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары, шулай ук күпсанлы Нурлат халкы һәм мәктәп укучылары катнашында узды.

Чистайдан килгән тынлы оркестр бәйрәмнең үзенчәлекле атмосферасын тудырды, алар данлыклы сугыш көйләрен башкарды. Биредә Бөек Ватан сугышында катнашкан нурлатлыларга багышланган фотокүргәзмә оештырылды, ә тамашачылар алдында шәһәрнең 8нче мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

Җиңү аллеясында чыршы утырту алдыннан барлык катнашучыларны район Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде.

"Тимерьюлчылар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Бүген без чорларны тоташтырган  герой-тимерьюлчыларга багышланган Җиңү аллеясын ачабыз. Бу - фашистлар Германиясен тар-мар итүгә зур өлеш керткән еллар һәм кешеләр турында истәлек. Сугышның беренче көннәреннән Нурлат станциясе кыска вакыт эчендә хәрби режимга күчкән, биредә эвакуацияләнгән завод эшли башлаган. Тимерьюлчылар, сугыш чоры законнарына буйсынып, тәүлек буе хезмәт куйган. Төп авырлык хатын-кызлар җилкәсенә төшә: станциядә төрле эшләрдә 286 хатын-кыз эшли, шуларның 33 е машинист ярдәмчесе булырга өйрәнә. ДЕПОның гомуми җыелышында хезмәт хакының 10%  Куйбышев исемендәге бронепоезд төзелешенә күчерү турында карар кабул ителгән", - диде Дамир Азат улы, кунакларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап.

 

Чарада шулай ук Куйбышев тимер юлы башлыгының территориаль идарә буенча урынбасары Марс Хәйруллин, “Нурлат” тимер юл станциясе башлыгы Владимир Школьников, Ульяновск төбәге ветераннар советы рәисе Зинаида Мельник һәм башкалар катнашты.

"Дамир Азат улы Ишкинеевка һәм Нурлат халкына тимерьюлчыларыбызга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм. Сугышның иң авыр көннәрендә кызылармеецлар белән иңгә-иң басып һәм үз батырлыклары белән дошманның һөҗүмен туктаткан кешеләрне без горурлык һәм соклану белән искә алабыз. Безнең әти-бабаларыбыз техника һәм кадрлар җитмәү шартларында хезмәт куйган. Авырлыкларга карамастан, тимерьюлчылар үз бурычларын фидакарьлек белән үтәде һәм Кызыл Армия сугышчылары белән бергә авыр юллар аша җиңүгә таба барды. Нәкъ менә тимер юллар армияне кирәкле техника белән тәэмин итте», – диде Марс Хәйруллин.

Дамир Ишкинеев аңа истәлекле бүләк – «Нурлат җире горурлыгы» китабын тапшырды.

 

Нурлат һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин сугыш елларында һәлак булган һәм тыныч вакытта яралардан яки өлкәнәеп вафат булган якташларыбыз - тимерьюлчылар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан итте.

Тантаналы өлештән соң кунаклар аллеяда чыршы утыртты. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Кряжевның улы Вячеслав Кряжев та бар иде.

«Минем әти, әни һәм әти ягыннан бабайлар кебек үк, паровозчы булган. 1942 елда ул үз теләге белән фронтка китә, 1945 елда җиңү яулап кайта һәм үз эшчәнлеген дәвам итә. Сугышта катнашкан тимерьюлчылар истәлегенә шундый аллеяга нигез салуда катнашу минем өчен зур мәртәбә», – дип уртаклашты ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International