«Ледок»та уку-күнекмәләр үзләштерү сезоны тәмамлана

2025 елның 4 мае, якшәмбе

Нурлат районының Халыклар дуслыгы йортында «Чыгарылыш-2025» уку- күнекмәләр үзләштерү сезонын ябу тантанасы узды.

Быел спорт мәктәбен 29 укучы тәмамлый, алар өстәмә белем бирү программалары буенча спорт әзерлеген узу турында таныклыклар, шулай ук уңышларын раслаган разряд кенәгәләрен алды.

Чарада иң яхшы спортчылар һәм тренер-укытучыларның хезмәте билгеләп үтелде. Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм югары нәтиҗәләре өчен аларны Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин Мактау грамоталары белән бүләкләде.

Спорт аэробикасы һәм фигуралы шуу бүлекчәләре укучыларының чыгышлары, шулай ук район артистларының концерт номерлары кичәне онытылмаслык итте.

“Ледок" чемпионнарны тәрбияләүне дәвам итә, һәм бу чыгарылыш Нурлатта талантлы һәм максатчан спортчыларның яңа буыны үсүен тагын бер дәлилләде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International