Тыл хезмәтчәне Гөлминкә Шакирҗан кызы Морадыймова 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеевның котлауларын кабул итте.
Аларны тыл хезмәтчәненә бүләкләр белән бергә Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова җиткерде.
Гөлминкә Шакирҗановна гомер буе тырышып хезмәт куйган. Аның балачагы һәм яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Олылар белән беррәттән ул колхоз эшләрендә дә эшли. Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
Юбилей уңаеннан котлаулар белән бергә Гөлминкә Шакирҗан кызы якынлашып килүче Җиңү көне белән дә котлаулар кабул итте. Ул игътибарлары, җылы сүзләре өчен рәхмәтен белдерде һәм барысына да ныклы сәламәтлек, күк йөзенең аяз булуын теләде.