Дамир Ишкинеев шәһәр һәм район халкын бәйрәм белән котлый

2025 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев шәһәр һәм район халкын 1 Май белән котлады.

Хөрмәтле районы һәм шәһәребез халкы!

Сезне чын күңелемнән 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Бердәмлек һәм хезмәт кешесенә хөрмәт традицияләре белән сугарылган бу көн буыннарны берләштерә. Һәрберебез өчен ул үзенчәлекле мәгънәгә ия: без үзләренең көндәлек хезмәтләре белән гаиләләребезнең иминлеген тудыручы, икътисадыбызны үстерүче, социаль өлкәдә тотрылылыкны булдыручы һәркемгә хөрмәт күрсәтәбез. Бу язгы көндә үз эшен намус белән башкаручы, якташларыбызның тормышын тотрыклылык һәм иртәгесе көнгә ышаныч белән тәэмин итүче һәркемгә ихлас рәхмәтләремне белдерәм.

Волонтерларга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсем килә, алар җиңүне якынайту, солдатларның көнкүрешен җиңеләйтү өчен тылда зур хезмәт куя.

Кадерле якташларым! Бу бәйрәм һәр йортка шатлык, җылылык һәм татулык алып килсен! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет телим, җирдә тынычлык урнашсын, күгебез аяз булсын!

Дамир Ишкинеев, Нурлат районы һәм шәһәре Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International