Нурлат яшь армиячеләре Казанда «Аҗаган-2.0» зона этабында көмеш медаль яулады

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Нурлат районының 9нчы мәктәбенең зурлар командасы «Аҗаган-2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, 2нче урынны яулады!

Җиңүчеләр командасы составы:

• Рамил Зарипов (отряд командиры)

• Максим Соловьев

• * Рүзәл Гыйматдинов

• Тимур Нуретдинов

* * Искәндәр Шәяхмәтов

• Чулпан Мусина

• Искәндәр Зәйниев

• Тимур Захаров

* * Максим Паршуков

 Василиса Воскобойник.

Шәхси казанышлары:

«БПЛА белән идарәсе» номинациясендә 1 урын – Тимур Захаров һәм Искәндәр Зәйниев.

«Штурмовиклар» номинациясендә 3нче урын – Искәндәр Шәяхмәтов һәм Рүзәл Гыйматдинов.

Команда бүләкләре:

2 урын-сафта атлау.

2 урын - тактик медицина.

2 урын-РХБЗ.

2 урын – Кораллы Көчләр тарихын белүгә тест үткәрү.

Аерым рәхмәт – команда остазы Алексей Тихоновка, аның белемнәре һәм ярдәме балаларга югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итте!

Яшь армиячеләребез белән горурланабыз һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International