Казанда әлеге фәннең 40 еллыгына багышланган информатика укытучыларының беренче республика съезды узды.
Чарага 500дән артык педагог, шул исәптән Нурлаттан укытучылар җыелды.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин программалаштыруның «икенче грамоталылык», ә информатиканың барлык һөнәрләр өчен төп күнекмә булуын әйтте. Нурлатның 1нче мәктәбеннән информатика укытучысы Рузилә Гатина «Дай 5» проекты кысаларында бүләкләнүчеләр исемлегенә керде.
Катнашучылар укытуда ясалма фәһем куллану, укучыларны мотивацияләү методлары һәм БДИга әзерлек турында фикер алыштылар. Аларга шулай ук «ГосПромпт»ның виртуаль ассистентын тәкъдим иттеләр һәм «АйТи Знайка» белем бирү платформасына лицензияләр тапшырылды.