Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2025 елның 30 апрелендә кич, 1 майда төнлә 15-18 м/с тизлектәге көчле җил сакланачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астына ышыкланмаска киңәш итә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Машина юлы аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балалар артыннан карагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International