28 апрельдә Нурлатта “Алга" КВН лигасының зона этабы узды, анда Татарстанның төрле районнарыннан командалар катнашты.
Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Азат улы Ишкинеев чараның мактаулы кунагы булды.
Командаларның чыгышларын Татарстан Республикасының шаяннар һәм тапкырлар клубы директоры Рамил Агдиев, Нурлат районының Җирлекара үзәк китапханә директоры Роза Харис кызы Липатова, ТР КВН программасы директоры Радик Ганиев һәм Нурлат районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Эльнара Элман кызы Азизова бәяләде.
Рус телле командалар арасында Гран-при, иң яхшы шаярту һәм иң яхшы актриса исемен Лаеш районыннан «Ультрабарби» командасы яулады. Беренче урын һәм иң яхшы актер титулы Аксубай шәһәренең В.Г. Тимирясов исемендәге мәктәпнең «Беренчеләр» командасына эләкте.
Татар лигасында Нурлат мәгариф бүлегеннән «Белем сакчылары» командасы Гран-при алды. Беренче урын, Иң яхшы шаярту һәм иң яхшы актер Нурлат мәдәният бүлегенең «Үз туксаны туксан» командасына бирелде. Икенче урынны һәм иң яхшы актриса исемен Нурлатның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән «Жыентык» командасы яулады. Өченче урынны Аксубайның икенче мәктәбеннән «Аксубай мишәрләре» командасы алды.
Чара иҗат һәм юмор атмосферасында узды, катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте. Җиңүчеләр лаеклы бүләкләр алды, чыгышлар тамашачыларда якты тәэсирләр калдырды.