24 апрель көнне Казанда Жуков орденлы Кызыл байрак училищесының Казан югары танк команда базасында «Аҗаган-2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы булып узды.
Нурлат командасы, муниципаль этапта җиңүчеләр — 9нчы мәктәп укучылары (зурлар төркеме) катнашында, бик яхшы әзерлек һәм бердәмлек күрсәтеп, 2нче урынны алды.
Яшь патриотлар катлаулы конкурслар сериясен узып, үзләренең физик сәләтләрен, хәрби-гамәли күнекмәләрен һәм тарихны белүләрен күрсәтте. Һәр этап катнашучылардан мөмкин кадәр җыйнаклык, чыдамлык һәм командалы хезмәттәшлек таләп итте.
Бик яхшы нәтиҗә — егет-кызларның үзләренең генә түгел, ә команданы лаеклы чыгыш ясарга әзерләгән остазлары А.Б. Тихоновның да казанышы.
"Без укучыларыбыз белән горурланабыз һәм бу - зур җиңүләрнең башы гына дип ышанабыз! Алга-яңа үрләргә!"- дип билгеләп үттеләр мәктәптә.
Команданы көмеш медаль белән котлыйбыз һәм алга таба уңышка ирешүләрен телибез!