Бүген Нурлат 2007-2008 елларда туган Татарстан Республикасы беренчелегенең иң яхшы уенчылары арасында ел саен үткәрелә торган 7нче «Йолдызлар матчы»н уздыру мәйданчыгына әверелде.
Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе яшь спортчыларга, җанатарларга, хоккей сөючеләргә һәм барлык нурлатлыларга чын спорт бәйрәме бүләк итте. «Ледок» спорт мәктәбенең боз аренасында «Көнбатыш» һәм «Көнчыгыш» командалары көч сынашты.
Спорт бәйрәме кунакларын Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев, хоккейчы, «Ак Барс» составында Гагарин Кубогын яулаучы Степан Захарчук һәм башкалар сәламләде.
"Нурлат җирендә яшь хоккейчыларны һәм кунакларны сәламләвемә шатмын. Хоккей - республикада иң массакүләм спорт төрләренең берсе, ул азарт, сәламәтлек. Яшәсен хоккей, яшәсен спорт, иң көчлеләр җиңсен", - диде Дамир Азат улы, ярышларны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп.
"Нурлат хоккей матчын уздыру урынына әйләнүе очраклы түгел, биредә спортның бу төрен үстерү буенча актив эш алып барыла. Барлык спортчыларга да бүген осталыклары белән дан казануларын телим. Бу "Йолдызлар матчы” җиденче тапкыр уза, “Көнбатыш” һәм “Көнчыгыш” арасындагы счет 3:3, бүгенге матч кем лидерлыкка чыгачагын билгеләячәк", – дип билгеләде Кирилл Голубев.
Җанатарларны матчта төрле интерактивлар, конкурслар, күңел ачу программасы көтте. Кыскасы, хоккей бәйрәменә барлык теләүчеләр дә кушыла алды.
«Көнчыгыш» командасы составына Нурлатның «Ледок» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 6 бала, балаларның тренеры – спорт учреждениесе директоры Александр Елагин керде.
"Үз диварларыбызда мондый дәрәҗәдәге ярышларны кабул итү-безнең өчен зур дәрәҗә һәм горурлык. ”Йолдызлар матчы" Нурлатта беренче тапкыр уза. Шунысы куанычлы, республиканың иң яхшы уенчылары составында Вадим Шиков, Данил Алексеев, Никита Дмитриев, Никита Золотухин, Сергей Маликов һәм Дмитрий Волков та бар», – дип сөйләде тренер.
"Чынлыкта бу бик текә чара, мондый ярышларда булу кызык. Хоккей- җиңел спорт төре түгел, әмма ул дисциплиналаштыра, алга, билгеләнгән максатка таба хәрәкәт итәргә өйрәтә. Нурлатта хоккей үсешенә шундый игътибар бирелүе ихтирамга лаек", - дип билгеләп үтте атаклы хоккейчы Степан Захарчук.
Спортчылар бозда якты, кызыклы мизгелләргә бай уен күрсәттеләр, шулай да «Восток» командасы көндәшләренә оттырды, уен «Запад»файдасына тәмамланды.
Бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар спортчыларга медальләр һәм кубоклар тапшырды, традиция буенча ярышлар күмәк фоторәсемгә төшү белән тәмамланды.