Дамир Ишкинеев нурлатлыларны Туган тел көне белән котлады

2025 елның 26 апреле, шимбә

Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу белән чын күңелдән котлыйм.

Бөтен дөнья татарлары өчен аның җанлы, образлы поэзиясе һәрвакыт үзгәрешсез әхлакый ориентир, туган телнең сафлыгы һәм сәнгатьлелеге эталоны булды һәм булып кала. Туган тел көне һәркем өчен туган телнең рухилыгы һәм матурлыгы бәйрәме булсын!

26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнне, татар халкы туган тел көнен билгеләп үтә. "Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтасың", – дип язган шагыйрь. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, үзенең милли тамырларыннан да, туган җиреннән дә аерылган. Туган тел көне һәрвакыт тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын!

Дамир Ишкинеев, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International