Нурлатта «Татнефть»нең 75 еллыгын массакүләм йөреш һәм бәйрәм концерты белән билгеләп үттеләр

2025 елның 26 апреле, шимбә

Тантаналар «Нурлатнефть» нефть-газ чыгару идарәсе бинасы яныннан бәйрәм йөреше белән башланып китте.

Анда яшь нефтьчеләр, җитештерү өлкәсе ветераннары, «Мактаулы вахта» җиңүчеләре, шулай ук «Татнефть»тә эшләгән елларын багышлаган туганнарының портретларын күтәреп йөрүче хезмәт династияләре вәкилләре катнашты.

Катнашучыларны онлайн-форматта «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов котлады. Аннары җылы сүзләр белән Нурлат районы Башлыгы урынбасары Иван Захаров һәм «Нурлатнефть» нефть-газ табу идарәсенең җитештерү идарәсе башлыгы урынбасары Александр Иванов чыгыш ясады.

Рәсми өлештән соң кунакларны күңелле концерт программасы сөендерде, сәүдә нокталары, балалар өчен батутлар эшләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International