Зирекле авылында яшәүче хөрмәтле Халисә Котдус кызы Гобәйдуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Аны район Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән җылы теләкләре белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова котлады.

Халисә Котдус кызының балачагы һәм яшьлеге авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары алты яшь була. Ул бөтен гомерен җирле колхозда эшләүгә багышлаган, озак еллар ашханәдә эшләгән, анда кыр хезмәтчәннәре өчен төшке ашлар әзерләгән. Авылдашлары аны ихласлыгы, киң күңеллелеге һәм кешелеклелеге өчен кадерли.

Олы яшьтә булуына карамастан, Халисә Котдусовна активлыгын саклый: аның йортында һәм йорт яны участогында идеаль тәртип хөкем сөрә. Ишегалдын ел буена чәчәк түтәлләре бизи, ә бакчасы мул уңыш белән сөендерә.

Юбилярга язмыш һәрвакытта да мәрхәмәтле булмаган. Ул бик авыр югалту кичерә-улын җирли. Бүген аңа Нурлатта яшәп, еш кына авылга әнисенә ярдәмгә килгән кияве белән кызы ярдәм итә.

Юбилей көнендә Халисә Котдусовнаның йорты иртәдән кунаклар белән тулды. Авылдашларының, туганнарының, якыннарының котлауларына хөрмәтле кунаклар да кушылды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Әлфия Галәүтдинова аңа район Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.

Халисә Котдус кызын шулай ук Гомумроссия мәгариф профсоюзының Нурлат территориаль оешмасы җитәкчесе Фәридә Сәгыйрова һәм Биләркүл авыл җирлеге башкарма комитеты вәкилләре котлады.

Халисә Котдусовна кунакларга җылы сүзләре һәм игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. "Тормыштагы төп байлык-гаилә һәм дуслар. Бу көнне шатлыгымны уртаклашуыгыз өчен рәхмәт», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International