Социаль фонд хезмәткәрләре Нурлат ветераннарын Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан РФ Социаль фонды клиентлар хезмәте хезмәткәрләре Нурлат районында Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барды.

Оешманың җитәкчесе Рушания Шакирова һәм аның урынбасарлары Лилия Мәхмүдова белән Рамил Вәлитов Каим Сәмигуллин һәм Антонида Агапова янына барып, батырлыклары өчен аларга рәхмәт белдереп, сәламәтлек теләде. Ветераннарга Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков һәм Татарстан Республикасы социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International