Мәрхүмнәрне хәтердә саклау - халыкның мәдәнияте һәм тормышка мөнәсәбәтенең ачык күрсәткече. Шуңа күрә зиратны чиста һәм тәртиптә тоту – биредә яшәүчеләрнең турыдан-туры бурычы.
Сезне «Православие зираты» территориясен җыештыруда актив катнашырга чакырабыз.
Перчаткалар, чүп пакетлары, тырмалар, пычкылар булсын.
Өмә туганнарының һәм якыннарының каберләрен җыештыруны гына түгел, зиратның бөтен территориясен тәртипкә китерүне дә күздә тота. Болар: койма буяу, череп ауган тәреләрне алып кую, биек үскән корыган үләнне җыештыру, карт агачларны кисү һ.б. өмәдә махсус техника -үзбушаткыч машиналар, төягеч эшләячәк. Өмә оештыру өчен Попечительләр Советы җаваплы.
Шулай ук бик зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез – каберләрдән чүп-чарны җыештырганда, аны каберлекләр һәм чардуганнар янына түгел, бигрәк тә ташландык каберләр өстенә өймәгез, чүп контейнерлары янындагы мәйданчыкка ташып куегыз.