Мәскәүдә «Кече Ватан — Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумы старт алды.
РФ Президенты Администрациясе ярдәмендә ВОРМСУ оештырган чара тәҗрибә уртаклашуга һәм илнең муниципалитетларын үстерүгә юнәлдерелгән.
Форум җирле үзидарә җитәкчеләрен, бизнесменнарны, җәмәгатьчеләрне һәм экспертларны төп мәсьәләләр һәм төбәкләр үсеше стратегияләре турында фикер алышу өчен җыйды. Катнашучылар арасында-Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев.
Чара кысаларында «Хезмәт кую» Бөтенроссия муниципаль премиясен тапшыру тантанасы узды, анда Россия Президенты Владимир Путин катнашты.