Ташламалы дарулардан баш тартучылар санын киметү буенча эшче төркем утырышында аңлату эшен активлаштыру турында фикер алыштылар.
Нурлат районында 2025 елга ташламалы дарулар белән тәэмин итү өлешендә социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан гражданнар санын киметү буенча эш төркеме утырышы эш төркеме рәисе - Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова җитәкчелегендә узды.
Биредә ташламалы дарулар белән тәэмин итү өлешендә социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар санын киметү буенча чаралар планы каралды. Бу мәсьәләне хәл итүдә төрле хезмәтләр җәлеп ителгән: Нурлат районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында), Нурлат үзәк район хастаханәсе, «Гармония» үзәге.
Мәгълүмати эшчәнлек белән беррәттән, участокларда пациентлар арасында, шул исәптән махсус операциядә һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, инвалид балаларның ата-аналары яки законлы вәкилләре белән индивидуаль аңлату эше, тематик күрсәтмә материаллар тарату, түгәрәк өстәлләр, консультацияләр һәм башкалар планлаштырыла.