Социалистик Хезмәт Герое Г. К. Гыйматдинов исемендәге фәнни-гамәли конференция - яшь тикшеренүчеләр өчен мәйданчык

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

2025 елның 19 апрелендә Нурлат шәһәренең 1нче урта мәктәбе базасында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Социалистик Хезмәт Герое Г.К. Гыйматдинов исемендәге ачык фәнни-гамәли конференция узды. Быел әлеге чара аеруча истәлекле булды – ул күренекле якташыбыз Габбас Кыям улы Гыйматдиновның 100 еллык юбилеена багышланды.

Конференция гаҗәеп масштаб күрсәтте: 7 тематик секциядә укучыларның 96 тикшеренү һәм проект эшләре тәкъдим ителде. Катнашуның мондый күләме укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксынулары арта баруын һәм аларның танып-белүгә омтылышы ныклыгын күрсәтә.

Конференциянең төп максаты - укучыларның тикшеренү сәләтләрен үстерү-тулысынча ирешелде. Тәҗрибәле педагог-остазларның сизгер җитәкчелегендә яшь тикшеренүчеләр заманча фәннең иң актуаль юнәлешләрен үз эченә алган уникаль проектлар эшләделәр һәм тәкъдим иттеләр.

Фәнни-гамәли конференциядә катнашу - яшь тикшеренүчеләрнең аякка басуында мөһим этап. Тәкъдим ителгән һәр эш – проект кына түгел, ә киләчәктә фәнни казанышларга таба җитди адым да. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фәнни эшләрнең дәрәҗәсе елдан – ел югарырак, ә тематика-төрлерәк була бара.

Мәгариф бүлеге 1нче урта мәктәп администрациясенә һәм педагоглар коллективына чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен, барлык фәнни җитәкчеләргә катнашучыларны сыйфатлы әзерләгәннәре өчен һәм, әлбәттә, яшь тикшеренүчеләрнең үзләренә фәнни эшчәнлеккә кызыксынулары өчен рәхмәт белдерә. Мондый чаралар районыбызның интеллектуаль потенциалын үстерүгә зур өлеш кертә һәм яңа буын галимнәрне һәм тикшеренүчеләрне тәрбияләү нигезе булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International