Нурлат районының “Торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе” җитәкчесе Илгиз Сафиуллин “Район газетасын – туган телдә!" акциясендә катнашты.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында Нурлат районының торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе җитәкчесе Илгиз Сафиуллин 5 райондашыбызга «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасына язылу бүләк итте. Алар - барысы да сугыш чоры балалары. Әйтик, икенче яртыеллыктан туган телдәге «Дуслык» газетасы –– Киекле авылыннан Гадәния Нигъмәтуллина һәм Зирекле авылыннан Сәлимә Сафинага, «Дружба» газетасы – Төрнәс авылыннан Нина Васина һәм Нурлаттан Федор Савельевка, «Туслах» – Аксумла авылыннан Нина Парфеновага киләчәк.
Әлеге үзенчәлекле бүләкне Илгиз Сәлим улы райондашларыбызга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ясады. «Аларның балачагын сугыш урлаган, безгә кулдан килгәнчә аларны игътибар күрсәтергә тырышырга кирәк", - дип билгеләп үтте ул.