Нурлатның “Сәләт" коллективы Петербургта узган дәрәҗәле конкурста 2нче урынны яулады

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

20 апрель көнне Санкт-Петербургта Борис Эйфман бию академиясе ярдәме белән уздырылучы «Биеклек ноктасы. Бие, Россия!" Халыкара хореография конкурсының ярымфиналы узды.

Людмила Еремова җитәкчелегендәге «Сәләт» хореография коллективы Нурлатыбызны зур горурлык белән тәкъдим итте. Безнең талантлы артистларыбыз II дәрәҗә лауреат булдылар!

Жюри аларның чыгышы югары дәрәҗәдә башкарылуын билгеләп үтте һәм һәр катнашучыга рәхмәт белдерелде. Коллектив Нурлат бию мәктәбе исемен танытып, гала-концертта лаеклы чыгыш ясады. Без сезнең белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International