Бүген, 21 апрельдә, Россиядә Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Барлык коллегаларны, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен, депутатларны, иҗтимагый берләшмәләр әгъзаларын, муниципаль хезмәт ветераннарын җирле үзидарә көне белән котлыйм!
Ныклы сәламәтлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс энергия телим, барлык башлангычларыгызда да уңышлар телим.
Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев