Бүген Нурлатта - бәйрәм ярминкәсе

2025 елның 19 апреле, шимбә

Нурлатлылар иртәдән үк шәһәр үзәгендәге ярминкә мәйданына ашыгалар.

Нурлатта традицион язгы ярминкәләр дәвам итә, бүгенгесе, Пасха бәйрәме – Олы көн алдыннан кирәкле әйберләр сатып алырга мөмкинлек бирде. Биредә эремчек тә, йомырка да, традицион пасха ризыклары әзерләү өчен башка продуктлар да күп иде бит.

Бик күп яшелчә, җиләк-җимеш, тозланмалар, бал сатып алучыларны җыйды. Һәрвакыттагыча, эшмәкәрләр һәм фермерлар яңа гына чалынган ит, ярдәмче хуҗалыклар йорт кошлары итен тәкъдим итте. Авыл халкы артык калган орлыклык бәрәңге, суган, чөгендер алып килгән. Ашлык, казылык эшләнмәләре, майлы сөт продукциясе дә уртача бәядән сатылды. Балык та алырга теләүчеләр шактый иде – яңа тотылган, тозлы, ысланган төрлесеннән алдылар, күпләр күпьеллык һәм берьеллык чәчәк үсентеләре, шулай ук бүлмә чәчәкләре белән уртаклашты. Нурлатлыларны питомниклар ассортименты да сөендерде, алар бакча һәм декоратив куаклар һәм агачлар үсентеләре тәкъдим итте.

Җирле талантлар бәйрәм кәефен тудырды. Бу юлы гармунчылар да матур көйләр бүләк итте.

Нурлат районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнур Хәнәфиев һәм идарә белгечләре белән товарлар ассортименты һәм аларның бәяләре белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International