Традицион турнир яшь спортчыларны быел 11нче тапкыр җыйды.
Нурлат шәһәренең «Тулпар» спорт сараенда ел саен районның атаклы тренер-укытучылары Зиннәт Яруллин һәм Фоат Мөхәммәтов истәлегенә багышланган көрәш турниры уза. Инде традициягә әйләнгән ярышлар быел 11нче мәртәбә уздырыла, анда Татарстанның Аксубай, Баулы, Азнакай, Әлмәт, Мөслим һәм Нурлат районнарыннан 90нан артык яшь спортчы катнаша.
2014 елдан бирле уздырыла торган Турнир яшь көрәшчеләрне берләштереп кенә калмый, ә Югары Нурлатта һәм гомумән Нурлат районында милли көрәш үсешенә зур өлеш керткән тренерларга хөрмәт күрсәтү дә булып тора. Ачылу тантанасына Зиннәт Зәки улы белән Фоат Талиповичның туганнары, укучылары килгән иде. Алар арасында - Зиннәт Яруллинның укучысы Фәрит Шәйхетдинов, ул ел саен Яр Чаллыдан турнирны карарга килә. "Алар тренерлар гына түгел, ә бездә рухи көч һәм спортка мәхәббәт тәрбияләгән чын остазлар иде. Аларның профессиональлеге күп җиңүләр өчен нигез булды", - дип уртаклашты ул.
Ярышларда катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова сәламләде. Ул яшь спортчыларга гадел көрәш һәм җиңүләр теләде, шулай ук турнирны оештыручыларның берсе Раил Гыймадиевка район Башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Быел турнирда төрле авырлык категорияләрендә 2007 елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр катнаша. Баш хөкемдар һәм ярышларны оештыручы Рәмис Гозәеров ассызыклаганча, турнир иганәчеләр һәм тренерларның туганнары ярдәме белән ун елдан артык гамәлдә. Быел да барлык призерлар һәм җиңүчеләр кубоклар, медальләр, грамоталар һәм акчалата призлар алачак