Шәһәр Мәдәният сарае "Россия эше. Мөмкинлекләр заманы".
«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында оештырылган чара инде өченче тапкыр узды һәм илнең барлык төбәкләрен берләштерде.
Нурлатта вакансияләр ярминкәсе аеруча масштаблы узды. Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне генә түгел, Нурлат аграр техникумын һәм шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучыларны да җәлеп итте. Алар өчен Мәдәният сарае сәхнәсендә «Эш бирүчеләрне тәкъдир итү марафоны» узды, анда Нурлат үзәк район хастаханәсе, социаль яклау бүлеге, «ЦПК-Татнефть», 73нче янгын сүндерү-коткару бүлеге һәм «ТКХ» ИК вәкилләре вакансияләр, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы турында сөйләде.
Презентациядән соң студентлар һәм мәктәп укучылары тематик мәйданчыклар оештырылган фойеда эш бирүчеләр белән шәхсән аралаша алды. Анда алар районда эшкә урнашу мөмкинлекләре турында җентекләбрәк белде һәм сораулар да бирде. Мәшгульлек үзәге белгечләре катнашучыларга максатчан укыту программалары турында да сөйләде.
Эш эзләүчеләр арасында Нурлатта яшәүче Татьяна Степанова да бар иде. Күптән түгел ул «Горгаз»да контролер булып хезмәт иткән, ләкин һөнәрен алыштырырга карар кылган - монда аңа мәшгульлек үзәгеннән кече бизнеска дәүләт ярдәме программасы ярдәм итәчәк. Ул үзенең косметология кабинетын ачарга ниятли.
"Мин мәшгульлек үзәгендә хисапта торам. Үз бизнесымны үстерү өчен ярдәм алуга бизнес-план тапшырдым, бу - тән һәм йөз эстетикасы, депиляция, массаж, косметология. Мин укыту курсларын үттем инде", - дип уртаклашты ул.
Ярминкәдә барлыгы 15тән артык эш бирүче катнашты. Мәшгульлек үзәге директоры Ирек Камалов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Нурлатта эшсезлек буенча учетта 48 нурлатлы, 360 вакансия бар, бу кадрларга ихтыяҗның югары булуын күрсәтә.
"Без яшьләргә һөнәр сайлауда ярдәм итү һәм туган шәһәрдә алып калу өчен яшьләрне актив җәлеп итәбез. Бу Нурлат үсеше өчен мөһим», – диде Ирек Шәһризович.
Ярминкәдә катнашучылар шулай ук үзмәшгуль Валентина Вафинаның флористика буенча мастер-классында булдылар («МЯТА Rouse» чәчәкләр студиясе). Ул аларны тал бөресеннән Пасха композицияләре ясарга өйрәтте. Чәчәк үстерү белән мавыгучы мәктәп укучысы Егор Лихошерстов карьерасын флористика белән бәйләргә җыенмаса да, бу хобби җәйгә акча эшләү мөмкинлеге булырга мөмкин, дип белдерде.
Быелгы тема "Киләчәк эше: яшьләр, инновацияләр, дәүләт» яңа һөнәрләрнең һәм яшь белгечләргә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады.