Татарстан – Яңа гасыр” – “Татарстан – Новый век” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге призларына традицион ярышларга Татарстанның һәм Самара өлкәсенең Кошки районы яшь спортчылары җыелды.
Бүген «Татарстан – Яңа гасыр» – «Татарстан – Новый век» хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлекчәсе призларына суда йөзү буенча XI ачык ярышларда 150 дән артык яшь спортчы катнаша. Чара «Тулпар» спорт сараенда уза, анда Татарстанның Спас, Аксубай, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарыннан катнашучылар һәм күрше төбәктән спортчылар җыелды.
Ачылу тантанасы Нурлат районы Башлыгы урынбасары Иван Захаров һәм хәрәкәтнең территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Ханәфиев катнашында узды. Алар спортчыларга зур җиңүләр һәм уңышлы чыгышлар теләде.
Ярышлар инде 11 ел рәттән уздырылып килә. Аларны оештыру инициаторы – элек территориаль бүлекне җитәкләгән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев тора. Шушы еллар эчендә әлеге чара район күләменнән чыгып, республика күләменә әверелде һәм популярлыгы арта гына бара.
Нурлат районы командасын Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе укучылары тәкъдим итә. Мәктәп директоры Илсур Нәбиуллин билгеләп үткәнчә, программа 60тан артык йөзүне үз эченә ала. Катнашучылар ике дистанциядә ярыша: кечкенәләр-50 һәм 100 метрга, өлкәннәр 100 һәм 200 метрга. Ярышлар команда эстафетасы белән тәмамланачак, ә җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләр алачак.
Суда йөзү Нурлат спорт мәктәбенең төп юнәлешләренең берсе булып кала. Яшь йөзүчеләр өч бассейнда шөгыльләнә, даими рәвештә республика турнирларында катнашалар һәм призлы урыннар яулый, районның спорт абруен ныгыта.