Нурлат районы кырларында сабан культураларын чәчү дәвам итә

2025 елның 18 апреле, җомга

Игенчеләр арпа, бодай һәм көнбагыш чәчү белән шөгыльләнә.

Нурлат районында язгы чәчү темпы үсә бара: игенчеләр язгы культураларны актив чәчә. Фермерлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре оптималь агротехник срокларга сыешу өчен техниканы һәм хезмәт ресурсларын туплады. Кырларда чәчү агрегатлары саны көннән-көн арта бара. Бүгенгә эшләр «Аграрий», «Нурлат сөте», «Кызыл Шәрык» хуҗалыкларында һәм «Чистай»ХК агрофирмаларында бара. Якын көннәрдә аларга районның башка предприятиеләре дә кушылачак.

Чәчүнең төп культуралары – арпа һәм бодай, мәйданнарның бер өлешендә көнбагыш чәчүгә керештеләр инде. Быел сабан культураларын 51 мең гектардан артык җирдә чәчү каралган. Бүгенге көнгә 1 628 гектарда (мәйданның 3% ы) чәчелгән. Аграрийлар корылыкка һәм авыруларга чыдам заманча сортларга басым ясый.

Районда күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыруны төгәлләделәр, бу киләчәк уңыш өчен уңай нигез тудыра. Әлегә һава торышы игенчеләрне сөендерә - туфрак шактый җылынган, ә ягулык-майлау материалларын, запас частьләрне һәм ашламаларны кырларга вакытында китерү эшнең яхшы темпын саклап калырга мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International