Балалар махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга рәсем һәм хатлар белән посылка тапшырды, шулай ук волонтерлар үзәге эше белән танышты.
«Башаккай» балалар бакчасыннан яшь патриотлар «Барысы да җиңү өчен. Нурлат” гуманитар ярдәм җыю пунктында булды.
Балалар посылкаларны әзерләүнең ничек оештырылуын күрде: азык-төлек, медикаментлар, беренчел кирәк-ярак әйберләре һәм кием-салым җибәрер алдыннан пөхтә итеп сортларга аерыла. СВО зонасыннан китерелгән трофей кораллары экспозициясе нәниләрдә аеруча кызыксыну уятты. Балалар экспонатларны карады һәм нурлатлыларның батырлыклары турындагы тарихларны ишетте. Күргәзмә өчен материалларны алгы сызыкта булган волонтерлар тәкъдим итте.
Балалар бакчасында даими рәвештә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар уза. Педагоглар тематик дәресләр үткәрә: Россия геройлары турында фильмнар күрсәтәләр, балаларга китаплар укыйлар, нәниләр шигырь ятлыйлар, «Безнең геройлар» фотокүргәзмәләрен оештыралар. Җиңү көне алдыннан тәрбиячеләр җитәкчелегендә зурлар төркеменә йөрүче сабыйлар хәрбиләр өчен күңелгә үтеп керерлек теләкләр белән кул эшләре һәм «Рәсемнәрдәге хатлар» булдырганнар.
Балалар эшләре белән тапшырылган посылка Ватанны саклаучылар өчен өй җылысының бер өлеше булачак. Мондый инициативалар буыннар элемтәсен ныгытып кына калмый, ә илебез халкын алгы сызыкта булганнарга ярдәм итү омтылышында берләштерә.
Гуманитар ярдәм җыюда ата-аналар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре актив катнаша. «Балаларның кечкенәдән кайгыртырга һәм уртак эшкә өлеш кертергә өйрәнүе мөһим", - дип билгеләп үтә педагоглар.
«Башаккай» балалар бакчасы патриотик тәрбия бирү эшен дәвам итә, сабыйларда Ватанга мәхәббәт һәм аның геройларына хөрмәт тәрбияли.
Нурзия Фәтхетдинова, Гүзәл Шәфыйкова, «Башаккай» балалар бакчасы тәрбиячеләре.