21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.
Төрнәс авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов районда күпләргә таныш: үзенең төп - туган авылының социаль-икътисади үсешен, якташларының кайгырту белән бәйле һөнәри вазыйфаларын башкарудан тыш, ул киң җәмәгатьчелек эшчәнлеге дә алып бара.
Ел саен муниципаль хезмәткәрләр катнашындагы республика спартакиадаларында район данын яклый, җирле рус милли-мәдәни берләшмәсе әгъзасы буларак үз халкының рухи мирасы сагында тора, волонтерлык белән шөгыльләнә... Фидакарь хезмәте берничә тапкыр бүләкләргә лаек булды, узган ел ахырында гына аңа Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретареның Мактау грамотасы бирелде. Сергей Викторович җитәкләгән чорда авыл җирлеге авылны төзекләндерүгә хөкүмәт грантларын күп тапкырлар откан. Әмма иң зур бүләк итеп ул авылдашларының рәхмәтен саный.
- Без кешеләр өчен, аларның ихтыяҗларын тәэмин итү өчен эшлибез. Минем хыялым - туган авылымны тагын да матуррак итү, аны төзекләндерү, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, – диде Сергей Викторович.
Эшчәнлеге - халык күз алдында. Соңгы елларда гына Төрнәс уртасында балалар өчен уен мәйданчыгы, сәхнә һәм ял итү зоналары белән парк барлыкка пәйда булган, Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган мемориаль комплекс яңартылган, юллар, янгынга каршы чаралар, урамнарны яктырту һ. б. белән бәйле актуаль мәсьәләләр эзлекле рәвештә хәл ителә.
- Мөһим проблемаларны хәл итәргә үзара салым һәм башка программалар, иганәчеләр ярдәм итә. Мисал өчен, хәзерге вакытта «Татнефть» ярдәме белән авылдагы дүрт һәйкәлнең берсен ремонтлау эшләре бара, – диде ул. – Агымдагы елда «Чиста су» программасы нигезендә суүткәргеч системасын реконструкцияләүне, үзара салым акчасына тракторга чапкыч сатып алуны, Совет урамындагы юлны ремонтлауны планлаштырабыз. Кыскасы, алда эш күп. Мәдәният йорты төзелеше дә көн тәртибеннән төшми, эшләр быел башланыр дип көтәбез. Без авыл җирлегенә һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтле.
«Төрнәс» сәнәгать мәйданчыгына инвесторлар җәлеп итү, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү халык өчен өстәмә эш урыннары булдыра, ә бу авылны җанландыра.
Сергей Белов туган авылының киләчәге өчен җан атып тора. Яшьлегендә үз язмышын хәрби эш белән бәйләргә хыялланса да, 1986 елда җирле спирт заводында эшләгән әтисе һәлак булгач, бөтенләй башка өлкәдә – авыл хуҗалыгында хезмәт биографиясен яза башлый. Шушы вакыт эчендә зур хезмәт тәҗрибәсе туплый, район Советы депутаты булып тора, җирле үзидарә җитәкчесе булып эшләвенә дә 15 ел булган инде. Тормыш иптәше белән ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүген ул - ике оныгының яраткан бабасы. Әтисенең яшьлек хыялын улы Виктор тормышка ашыра. Хәрби белем алгач, егет, Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр бабалары юлын дәвам итеп, бүген махсус хәрби операция зонасында илебез сагында тора.
– Гап-гади егет ул, бик тырыш, максатчан, - дип сөйләде улы турында Сергей Викторович. - Мәктәпне алтын медальгә тәмамлады, Тольятти дәүләт университетында һәм уку-хәрби үзәгендә укып, ике белгечлек алып чыкты. 2022 елның 1 августында укуын бик яхшы тәмамлап, Кантемир дивизиясендә хәрби хезмәт юлын башлады. Шул ук елның көзендә, өлешчә мобилизация башлангач, Ватанны саклаучылар сафына кушылды. Өлкән лейтенант Харьков өлкәсенең Волчанск юнәлешендә Хәрби бурычлар үти.
Төрнәс авылыннан махсус хәрби операциягә 16 ир-ат китте, кызганычка каршы, 5се яу кырларында һәлак булган. Авыл халкы тыныч тормышлары хакына кулына корал алган һәр якташларына ныклы тыл булдырырга тырыша. Сугышчыларның үтенече буенча РЭБ станциясен, ике мотоцикл, төнге күрү прицелы һәм башка кирәк-яраклар сатып алганнар, төрле ярдәм акцияләренә кушылалар, акча җыюда, шәхси посылкалар җыюда катнашалар, хатын-кызлар «Җиңү өчен тәм-томнар» волонтерлык хәрәкәтенә актив ярдәм итәләр. Сергей Белов үзе берничә тапкыр гуманитар миссия белән махсус операция зонасына барып кайткан. Кыскасы, Төрнәснең күпмилләтле халкы бердәм һәм бергә булып барлык һәр эштә, мәсьәләдә дә килешеп яши һәм эшли. Ә авыл җирлегенең уңышларында, һичшиксез, аның җитәкчесе Сергей Викторовичның да өлеше зур. Аның профессиональлеге, эш тәҗрибәсе, вазифаи бурычларын җаваплы үтәве, лидерлык сыйфатлары авыл җирлегенә районда гына түгел, республикада да лаеклы урын алырга мөмкинлек бирә.