Нурлатта торак-коммуналь хуҗалык атналыгы барышында гражданнарны кабул иттеләр

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Нурлат районы Башлыгы урынбасары, муниципаль берәмлек Советы депутаты Иван Захаров «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә райондашларыбызны кабул итте.

Чара торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гомумфедераль гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында узды. Очрашу барышында нурлатлыларның шәһәр инфраструктурасының төп аспектларына кагылган 7 мөрәҗәгать каралды, мәсәлән, йортны канализация системасына тоташтыру, Совет урамында юлны ремонтлау (3нче йорт янындагы участок), чүп контейнерлары мәйданчыгын төзекләндерү, территорияләрне җыештыруны оештыру һ. б.

Җәмәгать кабул итү бүлмәсеннән хәбәр итүләренчә, барлык сораулар эшкә алынган һәм һәр мөрәҗәгать буенча конкрет карарлар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International