Бу җәйдә "Заречный" лагере балаларны иске адрес буенча каршы алачак

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Быел балалар «Заречный»да Заречный поселогында ял итәчәк.

Лагерь балаларны каршыларга әзер булсын өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеген хәл итү өчен шушы көннәрдә анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин җитәкчелегендәге махсус комиссия дә булып китте.

– Без балаларның имин һәм тулы канлы ялын оештыру өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеген карадык, билгеләдек, - диде комиссия әгъзасы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Эльнара Азизова. - Предприятиеләр һәм оешмаларга бу юнәлештә функциональ йөкләмәләр бүлеп биреләчәк.

Билгеле булганча, «Заречный»да 4 сменада 400ләп бала ял итәчәк. Шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына юлламалар бушлай биреләчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International