Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин «Нурлат-информ» акциясенә кушылды һәм 3 райондашыбызга татар, рус һәм чуаш телләрендә район газетасын яздырды.
"Район газетасын – туган телдә!" акциясе «Дуслык», «Дружба» һәм «Туслах» газеталарына язылу кампаниясе кысаларында төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр арасында һәрвакыт ярдәм таба. Традиция буенча аңа Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев старт бирә. Шушы көннәрдә аңа район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин да кушылды. Ул балачагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән Биккол авылыннан Зәкия Гыйбадуллинага «Дуслык»ка, Нурлат шәһәреннән күп балалы ана Анна Етриванова гаиләсе өчен «Дружба»га яздыру Башкарма комитет җитәкчесе бүләге булды. Нурлат районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре аерым игътибар астында. Шулай итеп, Әсгать Габдуллин "Туслах»ка Аксумла авылыннан улы хәзерге вакытта СВО кысаларында илебез мәнфәгатьләрен каһарманнарча яклаучы Валентина Осиповага газетага яздыру квитанциясен бүләк итте.
Әсгать Касыймович аларның барысын да үз янына чакырды, 5 бала анасы Анна Ильиничнаның кызганычка каршы килә алмавын билгеләп үтте, кунаклар белән аларның көндәлек тормышлары турында сөйләште. Әңгәмә азагында һәрберсенә 2025 елның икенче яртыеллыгына район газетасына язылу квитанцияләрен тапшырды.