Татарстанда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында бер тапкыр агач утырту вакытына төзәтмәләр кертелде. Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы боерыгын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Баштарак урман фонды территориясендә бер тапкыр агач утырту көне 19 апрель булыр дип планлаштырылган иде. Хәзер процессның вакыты озыная - ул 21 апрельдән 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган табигатьне саклау акциясе апрель аенда узачак. Нурлат районында 1350дән артык үсенте утырту планлаштырыла.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Җиңү полководецлары Хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте һәм «Хәтер бакчасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы катнашында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән үткәрелә.
Узган ел Нурлат районында акция кысаларында фронтта һәлак булган Татарстан АССР халкы һәм туганнары истәлегенә 1500 гә якын үсенте утыртылды. Акциягә 500дән артык кеше кушылды.
Быел Россия Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин карары буенча, 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.