Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова катнашында узды.
Бүген Казан шәһәрендә республиканың территориаль сайлау комиссияләре рәисләре өчен Татарстан Республикасы башлыгын (Рәисен) сайлауга, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауга әзерлек мәсьәләсенә багышланган семинар узды. Мондый әһәмиятле чарада Нурлат районы сайлау комиссиясе рәисе Ольга Бурнашевская һәм Нурлат шәһәре сайлау комиссиясе секретаре Светлана Растворова актив катнашты.
Исегезгә төшерәбез, республика Башлыгын (Рәисен) сайлаулар Бердәм тавыш бирү көнендә – 2025 елның 14 сентябрендә узачак. Шул ук көнне республикада муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаячаклар.