Районның территориаль иҗтимагый үзәкләре Татарстан күләмендә уздырылган конкурста 1 млн сумга кадәр грант алды

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Казан Ратушасында «Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

73 млн сумлык приз фондын бүлешкән 120 җиңүче арасында Нурлат районыннан ике территориаль иҗтимагый үзәк тә бар.

3нче санлы «Түбән Нурлат» территориаль иҗтимагый үзәге 1 млн сум күләмендә грант алып, үз категориясендә җиңүче булды. Бүләкне үзәк рәисе Айрат Гәрәевка тапшырдылар. 8нче номерлы «Кормыш» территориаль иҗтимагый үзәге 477 мең сумлык Грантка лаек булды.

Конкурс комиссиясе территориаль иҗтимагый үзәкләрнең эшен берничә критерий буенча бәяләде: халык белән үзара хезмәттәшлек итү, мәдәни һәм социаль чаралар оештыру, территорияләрне төзекләндерү, гражданнарның мохтаҗ категорияләренә ярдәм итү. Грант акчасы инфраструктураны үстерүгә һәм җирле бергәлекләрнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдереләчәк.

Конкурска республика территориаль иҗтимагый үзәкләреннән барлыгы 170 гариза бирелгән. Тантана тәмамланганнан соң кунакларга Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасына экскурсия оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бүген 459 территориаль иҗтимагый үзидарә советы актив эшли, алар урыннарда гражданнарның мөһим инициативаларын гамәлгә ашыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International