Тыл хезмәтчәне Екатерина Георгиевна Шикова күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Бу дата белән аны район җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырып, ныклы сәламәтлек, якыннарының игътибарын тоеп яшәвен теләде.
Екатерина Георгиевна Мәскәү өлкәсенең Бабушкин шәһәрендә туган. Гаиләдә абыйсы белән икәү үскәннәр. 1941 елда аларның гаиләсен Аксубай районының Сөнчәле авылына эвакуациялиләр. Әтиләре фронтка китә.
Екатерина Сөнчәледә мәктәптә укый, майдан алып октябрьгә кадәр колхоз кырларында эшли. Җиде сыйныфны тәмамлагач, Аксубай педагогия училищесына укырга керә, аны тәмамлагач, Сөнчәле авылында коммутаторда телефонистка булып эшли башлый, аннары җирле совхозда почта бүлекчәсе начальнигы булып эшли. Бөек Ватан сугышы ветеранына кияүгә чыга. Алар бергә 45 ел бәхетле гомер кичерәләр, бер кыз, өч ул үстерәләр.
Үз язмышын Нурлат районы белән гаилә 1953 елда бәйли. Мамык авылында Екатерина Георгиевна башта матбугат Союзында эшли, аннары инкубатор станциясенә бухгалтер булып эшкә урнаша, лаеклы ялга чыкканчы 37 ел шунда эшли. Екатерина Георгиевна 1983 елдан бирле Нурлатта яши. Аның 8 оныгы, 10 оныкчыгы һәм 1 оныкчыгының баласы бар.