2025 елның 14 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы.
Дүшәмбе, 14 апрельдә, Нурлатта алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән яңгыр һәм юеш кар явып алуы ихтимал. Көндез күбесенчә явым-төшемсез.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-3˚.
Көндез максималь температура +9..+12˚.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым өлешләрендә бозлавык хасил булуы ихтимал.