Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат бүлекчәсе әгъзалары йөзү буенча уздырылган ярышларда медаль яулап кайтты

2025 елның 13 апреле, якшәмбе

Алабугада сукырлар һәм начар күрүчеләр арасында йөзү буенча ярышлар узды.

Алар Җиңүнең 80 еллыгына һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең 100 еллыгына багышланды.

Нурлатлылар республиканың сигез җыелма командасы вәкилләре белән ярышты һәм шәхси зачетта бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Әйтик, җирле бүлек җитәкчесе Мария Кузьмина гадәттәгечә алтын медаль яулады. Ирле-хатынлы Рамил һәм Ольга Мостафиннар йөзү ярышларында беренче тапкыр катнаштыл һәм, хәтта тәҗрибәле йөзүчеләргә дә җитди көндәшлек тудырып, өченче һәм икенче урыннарны алды. Марат Тинчеров шулай ук «көмеш» алды.

Шунысы игътибарга лаек,  күзләре күрмәү алар өчен максатларына ирешүдә киртә булмады. Гомумкоманда зачетында нурлатлылар дүртенче урынны яулады.

"Нурлат районы җитәкчелегенә ярышларга бару өчен транспорт биргәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Шунысы куанычлы, безгә һәрвакыт ярдәм күрсәтәләр, ә без, үз чиратыбызда, район данын уңышлы яклыйбыз һәм медальләр белән кайтабыз», — диде Мария Кузьмина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International