Нурлат почтамты почтальоны Венера Бикинеева агымдагы елның беренче яртыеллыгында «ТАТМЕДИА» басмаларына язылу йомгаклары буенча «Россия Почтасы» АҖның «Татарстан почтасы» почтальоннары арасында конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр рәтенә керде.
2нче урын өчен Дипломны аңа «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды. Биредә ул “Россия Почтасы” ның Рәхмәт хатына да лаек булды.
Бүләкләү тантанасы Казанда «ТАТМЕДИА» җәмгыятендә узды.
Акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыйков республикада әбунә тулысы белән почта аша рәсмиләштерелә торган районнар бар дип билгеләп үтте.
Районыбызның иң яхшы хат ташучысы Венера Бикинеева бу өлкәдә нибары 3 ел гына эшли, әмма бу вакыт та профессионал булу өчен җитәрлек икән. Әбунә буенча югары күрсәткечкә ул халык белән тыгыз эшләве нәтиҗәсендә ирешкән, шулай ук ул үз участогы әбунәчеләрен мессенджерларның берсендә төркемгә берләштергән, анда ул ташламалы әбунә, район газетасына призлы декадалар турында хәбәр итә.
Венера Гарифовна сүзләренә караганда, аның хезмәтенә югары бәя бирүләре аңа киләчәктә уңышлы эшчәнлеккә стимул булып тора.