Олег Павлов район чемпионы булды.
Нурлат шәһәренең Мәдәният Сараенда Халыкара шашка буенча Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районының 11нче чемпионатында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.
Өч ай дәвам иткән ярышлар катнашучыларның осталыгы югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте һәм интеллектуаль спорт төрләрен яратучыларда зур кызыксыну уятты.
Турнирның иң кыйммәтле бүләген яулаган Олег Васильевич Павлов 2025 елгы чемпион булды. Икенче урынны көмеш медальгә лаек булган Николай Петрович Евлейкин алды. Призерлар өчлеген бронза медаль алган Рафаэль Мидхәт улы Әюпов йомгаклады.
Барлык призерлар да Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән Мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, катнашучыларның осталык дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Чемпионатта катнашучыларның барысына да аерым рәхмәт сүзләре җиткерделәр.