Бүген Нурлатта сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән ел саен үткәрелә торган «Озын гомерлелеккә таба 10 000 адым» чарасы узды.
Төрле яшьтәге дистәләгән шәһәрдәшебез квестлар һәм актив биремнәр белән берләштерелгән шәһәр урамнарыннан йөрүдә катнашты.
Акция шәһәрнең Мәдәният сарае янында старт алды, катнашучылар 8 чакрымга сузылган маршрутны үтте. Волонтерлар көндәлек физик активлыкның файдасы турында белешмәлекләр таратты, ә белгеч гимнастика буенча мастер-класс үткәрде. «Сәламәтлек» станциясендә медицина хезмәткәрләре катнашучыларның кан басымын үлчәде. Сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова чыгыш ясады.
"Бу проект актив озын гомерлелеккә омтылучы кешеләрне берләштерә. Ышанам, бүгенге акциядән һәркем үзенә энергия туплап кайтып китәр!",- диде ул.
Маршрут түбәндәге тематик станцияләрне үз эченә алды: «Без тормышны яратабыз», «Сәламәт булу – шәп!», «Спорт филворды» " һ.б. җирле массакүләм мәгълүмат чаралары мәйданчыгы аеруча популяр булды, анда журналистлар викторина оештырды. Җиңүчеләргә «Нурлат-информ»ның үзенчәлекле бүләкләре һәм башка сувенирлар тапшырылды.
Чара уңай нотада тәмамланды - «Спорт» паркында барысы бергәләп флешмобта катнашты. Акциядә катнашучылар сәламәтлек турында кайгыртуның мавыктыргыч һәм берләштерә торган чара булуын исбатлады.