Нурлатта «Автомногоборье» конкурсының муниципаль этабы узды, анда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 21 курсант катнашты.
Булачак машина йөртүчеләр үзләренең осталыкларын өч төрле сынауда күрсәтте: юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче ярдәм күрсәтү һәм тиз маневрлар ясау.
Ярыш йомгаклары буенча Игорь Тимофеев җиңү яулады. Икенче урында - Анастасия Вырдина, өченче урында – Екатерина Давыдова, дүртенче урында-Әмирә Харматуллина.
Оештыручылар катнашучыларның укуга җитди карауларын һәм аларның булачак автомобильчеләр буларак җаваплылыкны аңлауларын билгеләп үтте. Җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар алды.