Бердәм көн кысаларында 8-11 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары кирәкле эшче һөнәрләре белән таныша һәм ихтыяҗ булган белгечлекне ничек алырга һәм илнең әйдәп баручы компанияләренә эшкә урнашырга, эш бирүчеләр һәм төбәк хакимиятләре ягыннан ярдәм чаралары турында белә алачак.
Чараның форматы: предприятиеләргә экскурсияләр һәм эш бирүчеләр белән очрашулар, һөнәри пробалар, региональ башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, әйдәп баручы компанияләр вәкилләре катнашында ата-аналар җыелышлары, «Профессионалитет» программалары буенча консультацияләр.
Россия көллиятләрендә һәм техникумнарында бердәм Ачык ишекләр көне 2025 елның 12 апрелендә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» программасының барлык кластерларында узачак.
Нурлат аграр техникумында агымдагы елның 15 апрелендә район һәм шәһәр мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары, шулай ук аларның ата-аналары өчен Ачык ишекләр көне узачак.
Биредә түбәндәге һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча мастер – класслар һәм һөнәри белгечлекләр белән таныштыру оештырылачак: эретеп ябыштыручы, автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча мастер, автомобиль двигательләренә, системаларына һәм агрегатларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, пешекче һәм кондитер эше, җиңел сәнәгать эшләнмәләрен конструкцияләү, модельләштерү һәм ясау технологиясе, шулай ук яңа белгечлек буенча-сәнәгать һәм граждан биналарының электр җиһазларын монтажлау, көйләү һәм эксплуатацияләү. Техникум коллективы шулай ук уку һәм җитештерү сыйныфлары буенча экскурсияләр оештыра һәм Нурлат аграр техникумына керү буенча консультацияләр бирә.
Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар! Сезне 15 апрельдә сәгать 10.00да Нурлат аграр техникумында түбәндәге адрес буенча көтәбез: Нурлат шәһ., Ленинград ур., 15.