Агымдагы елда «Безнең ишегалды» программасына Нурлатның 15 ишегалды территориясе керде

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Кайбер ишегалларында эшләр башланган инде - иртә яз юлчыларны ашыктыра: быел да территорияләрне төзекләндерү буенча подрядчы итеп НУАД сайланган.

– Нурлатта «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру 1 апрельдә башланды, хәзерге вакытта эшләр өч адрес буенча алып барыла, - диде Нурлат автомобиль юллары идарәсе башлыгы Марат Бәдретдинов.

Агымдагы атна уртасында әлеге адресларның берсендә без дә булып кайттык: Лихачев урамының 13нче күпфатирлы йорты ишегалдында эшләр башлангыч этапта гына әле.

Дүрт катлы бер подъездлы йорт Ленинград һәм Гагарин урамнары чаты янәшәсендә үк урнашкан. Биредә яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, аларның беркайчан да уңайлыклы ишегаллары булмаган, шуңа күрә программа буенча фикер алышу барышында алар район җитәкчелегенә үз теләкләрен җиткергәннәр.

– Беренче фикер алышу әле кышын ук узган иде, икенче тапкырында район Башкарма комитеты белгечләре һәм подрядчы халык белән март ахырында очрашты, аларның тәкъдимнәре игътибарга алынды, – дип уртаклашты «НурлатДом» идарәче компаниясе җитәкчесе Ольга Суркова.

Әлбәттә, масштаблы эшләргә керешкәнче, төзүчеләр геодезия эшләрен үткәрә. Монда билгеләр урнаштыру, иске бетоннарны сүтеп алу һәм башка әзерлек эшләре керә.

– Биредә яңа балалар мәйданчыгы, 9 автомобильгә парковка, тротуарлар, яктырту, кече архитектур формалар булачак, - диде субподряд оешмасы прорабы Александр Тихонов. - Барысы да кешеләрнең уңайлылыгы һәм балаларның иминлеге өчен эшләнә. Ишегалдын төзекләндерү белән беррәттән яңа контейнер мәйданчыгы да барлыкка киләчәк. Машина йөрү өлеше Ленинград урамына, җәяүлеләр зонасы, тротуар – Гагарин урамына чыгачак.

Әлеге субподрядчы да Нурлатта сыналган оешмаларның берсе булып санала. Марат Бәдретдинов сүзләренә караганда, район җитәкчелеге аны узган елгы эш нәтиҗәләре буенча тәкъдим иткән.

Хәзерге вакытта объектта 5 кеше һәм гидрочүкечле белән бер берәмлек техника эшли. Шул ук вакытта әлеге субподрядчы Ленинград урамындагы 5нче һәм 9нчы күпфатирлы йортлары ишегалды территориясендә дә эш алып бара. Шулай ук комплекслы төзекләндерү буенча беренче өчлектә Гыйматдинов урамындагы 80 һәм 82нче йортларны берләштергән ишегалды да бар. Подрядчы билгеләп үткәнчә, агымдагы елда «Безнең ишегалды» программасына кертелгән барлык 15 йортта да эшләрне тәмамлау срогы августка билгеләнгән. Шулай итеп, программа старт алган 2020 елдан башлап Нурлатта төзекләндерелгән ишегалды территорияләренең гомуми саны 106 булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International