Нурлатта «Җиңү җырлары» Республика студентлар хорлары фестиваленең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зона этабы узды.
Чара башланганчы анда катнашучылар һәм мәртәбәле кунаклар Мәдәният Сарае фойесында оештырылган күргәзмәләр белән танышты: «Чемодандагы музей», “Маскировочка-Нурлат", Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее һәм башкалар.
Тантаналы өлеш Нурлат районы Башлыгы урынбасары Иван Захаров катнашында узды. Сәламләү сүзе белән «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы башкарма комитеты рәисе, «Җиңү җырлары» фестивале проекты җитәкчесе Алсу Тарханова чыгыш ясады.
Зона этабында республиканың 5 районыннан-Аксубай, Алексеевск, Чирмешән, Чистай һәм Нурлат районнарыннан студентлар хорлары катнашты.
Зона этабы йомгаклары буенча кайбер коллективлар Казанда Җиңү көне алдыннан узачак Фестивальнең Гала-концертына чакыру алачак