М.Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясендә 9-11 сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлау юнәлешендәге очрашу узды.
Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты (филиалы) вәкилләре өлкән сыйныф укучыларына бакалавриат, магистратура һәм көллият программалары, шулай ук югары уку йортын тәмамлаганнан соң карьера перспективалары турында сөйләде.
КФУ кунаклары укучылар өчен мастер-класслар үткәрде, имтиханнарга әзерләнү буенча киңәшләр белән уртаклашты һәм булачак һөнәр сайлауда ярдәм итте.
Мондый очрашулар уку йортлары арасындагы хезмәттәшлекне ныгыта һәм яшьләргә һөнәри юнәлешне билгеләргә ярдәм итә.